Гонконг дәүләт университетында докторлык диссертациясе яклаган милләттәшебез Арслан Йосыф әлеге вакытта гаиләсе белән ялда, хатыны Алсуның туган җире Бөгелмәдә кунакта икән. Коронавирус таралган вакытта ничек кайтасы иткән? Гонконгта, гомумән, Кытайда хәзер хәлләр ничек? Якташыбыз шул хакта бәян итә.
- Хәзер Кытайда да, Гонконгта да мәктәпләр, вузлар, балалар бакчалары ябык, - дип сөйләгән Арслан Йосыф "Ватаным Татарстан" гәзите журналистына биргән интервьюсында. - Февральнең егермесеннән башлап Гонконг вузларында онлайн-укытуга күчтек. Университет биналарына керү өчен башта табибка барып рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Укытучымы, студентмы, гади бер хезмәткәрме – бөтенесенә бер үк таләп. Шундый кәгазең булмаса, кертмиләр.
Башта Гонконгта 80 кешенең вирус йоктыруы мәгълүм булган иде. Аннары хасталар 200гә җитте. 120 гонконглы чит илләрдә сәяхәттә булганда йоктырып кайткан икән. Хәзер Гонконг чикләрен бөтенләй япты. Әгәр үз кешеләре булмаса, илгә керү тыела. Инде үз кешеләре икән, кайту белән карантинга утыралар.
Табиблар тикшергәннән соң, аларга эчендә чип булган махсус беләзек бирәләр. Өй сагында утырган кебек булып чыга инде бу. Әгәр өйдән чыгып, илле метр читкә китсәгез, беләзектәге кызыл лампочка яна да тыюны бозуыгыз махсус органнарга мәгълүм була. Моның өчен бик зур штраф салына.
Кибеткә дә чыгарга ярамый. Анда онлайн хезмәт күрсәтү бик яхшы оештырылган. Кибетләргә заказ бирәсең дә үзләре китереп тапшыра.
Дистанцион укыту Кытайда бер дә яңалык түгел. Мин үзем антропология фәнен укытам. Хәлләр шушылай дәвам итсә, июнь аена хәтле онлайн-режимда укытачакбыз да студентларыбыз имтихан бирәчәк.
Шунысы бар: Кытайда быел мәктәп балалары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырмаячак, тагын бер ел укыячак. Чөнки яңа елдан соң уку булмады диярлек. Кытайда уникееллык укыту системасы. 13 ел уку бу ил өчен гадәттән тыш хәл түгел, чөнки вузга кергәндә көндәшлек бик зур. Шуңа күрә күп кенә ата-аналар, укучылар үзләре, янә бер ел уку - тагын да күбрәк белем алу өчен форсат ул, дип, моңа тыныч карый.
Бөгелмәгә кайткач, "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре килде, таләпләрне җиткерде. Алар кушканча, 14 көн өйдә карантинда утырдык. 18 март көнне әлеге ике атна узды. Әле кайчан чикләр ачылыр, кайчан кайтырга рөхсәт итәрләр, билгесез. Тагын озайтмасалар, 15 апрельгә чаклы чикләр ябык, диләр.
Хәер, мин эшсез утырмыйм. Компьютерымны кабызып, онлайнга чыгам да студентларыма дәрес бирәм. Гонконгтагы барча профессорлар да өйдән торып укыта. Читтән килеп укыган студентлар да, ватаннарына кайтып киткән булса, дәрес вакыты җиткәч, компьютерын кабызып, өендә генә шөгыльләнә.