+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 март 2020, 08:45

Пекарня хезмәткәре кулсыз калган...

Бу хәлне тикшерү бара.

Бу хәлне тикшерү бара.

Алтай өлкәсенең Бийск шәһәрендә пекарняда эшләүче 27 яшьлек хатынның кулы камыр баса торган җайланмага кысылып калган. Аны коткару өчен аппаратны тулысынча диярлек сүтәргә туры килгән. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итә.

22 март иртәсендә 27 яшьлек хатын эшләп торган камыр басучы җайланмага кулын тыга һәм кысылып кала. Коткаручылар аппаратны тулысынча сүткәч кенә хатынның кулын механизм эченнән тартып чыгара алган.

Кызганычка каршы, табиблар аның кулын саклап кала алмаган. Имгәнгән, сөякләре чәрдәкләнгән уң кулын иңбашыннан диярлек ампутацияләргә туры килгән. Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре башлаган.

Фото: orenburzhie.ru
Читайте нас