Уфада яшәгән 17 яшьлек Роман Сугринны 4 ай дәвамында эзлиләр.
Уфа полициясе 17 яшьлек Роман Сугринны эзли. Егет узган елның 25 ноябрендә юкка чыккан. Ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул Краснодар краеның Ессентуки шәһәрендә булырга мөмкин.
Тышкы кыяфәте: 16-17 яшь, буе 160-170 сантиметр, урта гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт-кара.
Югалган кешенең урнашу урыны турында берәр нәрсә белсәгез, 8-917-808-41-34, яки 02 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала!