+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 март 2020, 07:40

Балалар бакчасында өч яшьлек сабый үлгән

Фаҗигале хәл балалар тышта уйнап йөргәндә булган.

Фаҗигале хәл балалар тышта уйнап йөргәндә булган.

Петербургның Калинин районында урнашкан балалар бакчасында өч яшьлек бала вафат булган.

Кыз тышта уйнап йөргәндә аңын югалта, тәрбияче, аны күтәреп, медицина кабинетына йөгерә. Тик штаттагы шәфкать туташы да, чакыруга килгән ашыгыч ярдәм табиблары да сабыйны коткарып кала алмый.

Үлемнең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Башта тикшерүчеләр, сабый балалар мәйданчыгында травма ала, дип хәбәр итә. Соңрак бу мәгълүматны район хакимиятендә кире кагалар.

Кайбер мәгълүматлар буенча, кызның сулышы туктаган. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң билгеле булачак. Тикшерү комитеты сабыйның үлем очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.


Фото: rbc.ru
Читайте нас