Бүген иртән Уфа халыкара аэропортына Пхукет-Уфа рейсы самолеты килеп төште.
Аның бортында 335 пассажир һәм экипажның сигез әгъзасы булган. Бортта барысыннан да анализ алынган, контактсыз термометрия үткәрелгән.
Өстәмә рәвештә самолет бортында һәм тавышлы сөйләшү элемтәсе буенча терминалда пассажирларга паспорт контроле узганнан соң, лаборатор пробаларны алу процедураларын үткәреләчәге турында хәбәр ителгән.
Барлыгы 335 пассажир анализланган, шулай ук алар барысы да коронавируска анализлар тапшырган.
"Юллама декабрьдә үк сатып алынды, Таиланд ул вакытта ачык ил иде, ул хәтта карантинлы исемлекләрдә дә булмады, ә хәзер, күрәсезме, берничә көн эчендә барысы да үзгәрә», — ди турист Алена Чуватина.
Пассажирларга терминалдан чыгуга вируска каршы чара белән эшкәртелгән 60 такси автомобиле бирелде.
«Бу чара күбрәк тәкъдим итү характерын йөртә. Кешеләр такси хезмәтеннән файдаланырлар дип уйлыйм. Әлбәттә, аларны туганнары да килеп алырга мөмкин. Моны беркем дә чикләми. Бернинди өстәмә бәя дә булмаячак. Барысы да таксопаркларда күрсәтелгән тарифлар буенча», - ди Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов.
Игътибар!
Коронвируска кагылышлы сорауларыгыз булса, тәүлек әйләнәсенә эшли торган бердәм телефон саннары - 8-800-201-89-03.