+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 март 2020, 09:50

Ә күңел ачулар дәвам итә...

Кичә Уфаның хокук сакчылары төнге клубта бер төркем яшьләргә тарыган.

Кичә Уфаның хокук сакчылары төнге клубта бер төркем яшьләргә тарыган.
Республика Башлыгының күңел ачу биналарын ябу турындагы указына игътибар итмәүчеләр дә бар.
Узган атна уртасыннан Башкортстандагы төнге клублар эшләми, дискотекалар үткәрелми һәм коронавирус хәвефе янау сәбәпле төрле шоу һәм концертлар үткәрелми. Әмма Уфаның "Карвәнсарай" бинасында урнашкан "G-room" клубына бик чикләүләр кагылмый, ахры. Узган төндә анда алма төшәр урын да юк иде.
Җәмәгать тәртибен саклау бурычларын үтәү максатында анда төнлә полиция хезмәткәрләре килә. Биредә аларны бер төркем үсмерләр каршы ала.
Хокук сакчыларының ни өчен күңел ачу үзәгенең эшләвен ачыкларга тырышуына администратор болай дип җавап бирә: "Без сәүдә йорты җитәкчелегеннән чирнең безгә йогу ихтималлыгы, клубны ябу таләбен үтәү мәҗбүрилеге турында сорадык. Ул әлегә эшне дәвам итәргә кирәклеге турында әйтте".
Урында эшләүчеләр илдәге хәлләрне белмәү белән аклана. Имеш, алар республика Башлыгының указы турында да ишетмәгән.
Билгеле, бу очрак өчен күңел ачуны оештыручыларга штраф салыначак. Ә менә бу үсмерләрнең әти-әниләре балаларының җәмгыятьтәге бүгенге хәлнең җитди булуын аңламавы гаҗәпләндерә.
Фото: KP.RU
Читайте нас