Башкортстан башкаласы һәм республиканың башка шәһәрләре урамнары шампунь белән юылачак.
Мондый күрсәтмәне төбәк башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә җиткерде.
- Техника эшләргә тиеш. Шампунь белән юыгыз. Бу - коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында да, чисталык көне кысаларында да. Кыштан соң муниципалитетларны чистарту бурычы беркемнән дә алынмый, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген үз йөкләмәләренең үтәлешен тикшерәчәкләр.
Элегрәк «Башинформ» агентлыгы Уфада тукталыш пунктлары, җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләре, шулай ук, подъездлар дезинфекцияләнә башлавын хәбәр иткән иде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы