“Илебез мәдәнияте авыр югалту кичерде: 27 мартта 72нче яшендә күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, публицист, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин вафат булды, – дип языла Башкортстан җитәкчелегенең кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Киң җәмәгатьчелеккә ул балалар өчен күпсанлы шигырьләр, җырлар, әсәрләр авторы буларак билгеле. Р. М. Миңнуллин – 90нчы елларда популяр булган “Әнкәмнең догалары” җыры авторы. Аның китаплары балалар өчен иң яхшы әсәрләр исемлегенә кертелде. Шагыйрьнең шигырьләре инглиз, француз, поляк, төрек, украин, белорус, каракалпак һәм башка телләргә тәрҗемә ителде.
Р. М. Миңнуллин “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләккә – Г. Х. Андерсен исемендәге мактаулы дипломга лаек булды. 1998 елда шагыйрьгә “Күчтәнәч” китабы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Ул - Татарстанның М. Җәлил һәм А. Алиш исемендәге премияләре, Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге премиясе лауреаты.
Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм искиткеч яхшы кеше Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”.