+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 март 2020, 11:45

Карантинда бер-беребезгә ничек түзәрбез?

Карантин бик күп гаиләләр өчен, чыннан да, сынау чоры булыр, ахры...

Карантин бик күп гаиләләр өчен, чыннан да, сынау чоры булыр, ахры...
Британиянең Кумбран шәһәрендә яшәүче ир коронавирус аркасында кертелгән карантин вакытында хатынын үтерүдә гаепләнә.
27 мартта полициягә Кумбран шәһәрендә җинаять турында хәбәр килә. Мәктәп ашханәсендә эшләгән 67 яшьлек Рут Уилльямс үз өендә аңсыз хәлдә табылган. Соңрак дәваханәдә хатынның баш җәрәхәте алганлыктан вафат булуы турында билгеле була.
Әлеге хәлдә гаепләнеп, аның 69 яшьлек ире Энтони Уилльямс тоткарлана. Пар 45 ел бергә яшәгән. Алар Эмма исемле кыз тәрбияләп үстергән.
Күршеләре бу ир һәм хатынның бер-берсенә тугры булулары турында сөйли. "Әлеге хәл бу гаиләдә булырга мөмкин дә түгел кебек иде, чөнки алар бер-берсен яратып яшәде. Әмма кешеләр карантин керткәннән соң стресста яши», - дигән алар.
Билгеле булуынча, бу гаилә бишенче көн карантинда булган.
Фото: mestozagovora.ru
Читайте нас