Кичә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус инфекциясе таралуына карамастан, Башкортстанда подъездларны һәм ишегалларын төзекләндерүнең план буенча барачагын ассызыклады.
Подъездларны ремонтлау программасына салынган акчалар кыскартылмаячак. Ә муниципалитетларның бурычы — барысын да оештыру. Радий Хәбиров Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкармаган районнарның исемлеген төзергә кушты.
— Программаның беренче — дизайн-проектларны халык белән килештерү этабы тәмамланды. Хәзер подряд эшләрен оештыру, подряд оешмалары белән килешүләр төзү, эшләр башлану һәм тәмамлану буенча конкрет срокларны билгеләү бара, — дип ассызыклады Инфраструктура һәм территориаль үсеш, хәвефсезлек, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Дубовский.