+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2020, 11:15

Җинаятьче белән бер түбә астында...

Яшь хатынга һәм аның кечкенә кызына күптән түгел төрмәдән чыккан ирнең нинди ачуы булган?

Яшь хатынга һәм аның кечкенә кызына күптән түгел төрмәдән чыккан ирнең нинди ачуы булган?
Түбән Тагилда яшәүче ир 22 яшьлек хатынын һәм аның 4 яшьлек кызын берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Хәзер аларның гомере өчен табиблар көрәшә.
Әлеге хәл турында полициягә һәм "ашыгыч ярдәм"гә зыян күрүчеләрнең күршеләре хәбәр иткән. Вакытында медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә хатынның һәм аның кызының гомерен коткарып калу мөмкин булган. "Ике кешене, шул исәптән баланы үтерүгә һөҗүм итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Ачыклануынча, маньякның "бай" хезмәт исемлеге бар һәм февральдә генә колониядән азат ителүе билгеле. Шул ук вакытта хатынын һәм баланы чак кына үтермәвен аңлагач, ул үз-үзенә дә кул салырга маташкан.
- Кулга алынган ир элегрәк берничә тапкыр талау һәм урлашу өчен хөкем ителгән булган, - ди Свердловск полиция идарәсенең матбугат секретаре Валерий Горелых. - Соңгысында ул берничә тапкыр урлашкан өчен җәзасын үтәде, дүрт елын Ик-62 Ивдельдә үткәрде. Аңа төрмә яхшы таныш.
Үз-үзенә кул салырга теләгән иргә табиблар операция ясаган, әле ул дәваханәдә сак астында. Савыккач, аны хөкем итәчәкләр.
Фото: KP.RU
Читайте нас