Русия Америкага медицина техникасы һәм саклану чаралары җибәргән. Бу хакта Русия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп, “Интерфакс” яза. Русия хәрби самолеты Мәскәү янындагы “Чкаловск” аэропортыннан Америкага очты диелә хәбәрдә.
Самолетка медицина техникасы һәм саклану чаралары төялгән.
Моңа кадәр Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков әлеге чара планда булуын әйткән иде. Ил башлыгы Владимир Путин, Америка Кушма Штатларында коронавирус эпидемиясе котырыну сәбәпле, Америка Президенты Дональд Трампка гуманитар ярдәм тәкъдим иткән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, АКШта коронавирус инфекциясе йоктыруның 181 меңнән артыграк очрагы теркәлгән, 3774 кеше үлгән. Шул ук вакытта соңгы тәүлектә генә дә 800ләп кеше вафат булган.
Безнең илдә коронавирус бу кадәр котырына алмас дип ышанасы килә. Әлеге максатта излояция режимын төгәл үтик, дуслар!