+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2020, 09:45

Уфада бер бүлмәле фатир янган

Янгында бер яшьлек сабый белән аның әнисе зыян күргән.

Янгында бер яшьлек сабый белән аның әнисе зыян күргән.

Кичә Уфаның Аксаков урамындагы күпфатирлы торак йортның алтынчы катында янгын чыккан. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән.
“Бер бүлмәле фатирның аш бүлмәсендә йорт әйберләре януы ачыкланды. Ут янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерелгән”, — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгын булган урыннан өч кеше үзләре чыга алган, алар арасында ике бала да бар.
Янгын нәтиҗәсендә 34 яшьлек хатын һәм бер яшьлек малай зыян күргән. Аларны 18нче дәваханәгә китергәннәр.
Янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклый.
Фото: пресс-служба МЧС РБ
Читайте нас