+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2020, 17:05

Язгы чакырылыш булырмы?

Башкортстан хәрби комиссариатында пандемия чорында республикада язгы чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Башкортстан хәрби комиссариатында пандемия чорында республикада язгы чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясе Президентының 30 марттагы Указы нигезендә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак.

Башкортстанда язгы чакырылыш коронавирус инфекциясен профилактикалау белән бәйле кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алып узачак, дип хәбәр итәләр төбәкнең хәрби комиссариатында.

- Республиканың хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә инфекция таралуны булдырмау буенча барлык профилактика чараларын үтәячәкләр. Пунктларга килүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк, - дип ассызыклады төбәкнең хәрби комиссары Игорь Харченко.

Моннан тыш, барлык биналар көн саен дезинфекцияләнәчәк. Җыелу пунктында булачак солдатларга шәхси гигиена предметлары һәм битлек булган махсус контейнерлар биреләчәк. Хәрби частьләргә килгән яшьләр белән карантин чаралары комплексы планлаштырылган. Алар 14 көннән дә ким булмаячак. Бу вакытта шәхси состав аерым казармаларда урнаштырылачак, туклану һәм укыту хәрби частьнең калган хәрби хезмәткәрләреннән аерым оештырылачак. Килгән хәрбиләрнең сәламәтлеге торышын даими контрольдә тотачаклар.

Респиратор авырулары билгеләре булган яңа килгән егетләр изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшереләчәк һәм бөтен кирәкле медицина ярдәмен алачак.

Үз бурычын үтәгән, хезмәтен тутырган гражданнарга килгәндә, аларны хезмәттән азат итү Русия Федерациясе законнары нигезендә катгый рәвештә башкарылачак. Яшәү урынына кайтыр көн килеп җитәр алдыннан аларның һәркайсы белән медицина хезмәте белгечләре инструктаж үткәрәчәк.

Агымдагы елның язында Башкортстаннан барлык төр гаскәрләргә 5 меңнән артык егет армиягә озатачак. Беренче озату 20 майга планлаштырылган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Читайте нас