+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2020, 15:50

Алар да шундый ук балалар...

Бүген - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне.

Бүген - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне.

Уфада изоляция режимы вакытында да аутизмлы балалар өйләрендә дәресләрен дәвам итә.

Аутизм - нерв системасының бозылуы, ул төрлечә булырга мөмкин: социаль аралашу бозылуы, кызыксынулар чикләнү һәм гел бер гамәлне кабатлау. Мондый балаларга иң гади нәрсәләр дә җиңел бирелми, шуңа күрә аутизмлы балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк.

«Рассвет» оешмасы аутик спектрда тайпылышлары булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә, гадәти көннәрдә бирегә 30дан артык бала йөри. Әмма хәзер балалар, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү режимында йортларында шөгыльләнә.

Оешма директоры Юлия Кожевникова һәм 9 яшьлек аутист малайның әнисе мондый балалар өчен төп проблема дип аларга гомерләре буена ярдәм итәргә тиешле система юклыгын атыйлар. Дөрес абилитация, инклюзив белем бирү һәм аутизмлы өлкәннәр өчен көндезге эш табу - алга таба үсешергә тиешле эшчәнлек төрләре, дип аңлаталар «Рассвет» үзәгендә. Юлия Кожевникова гади кешеләр арасында аутистлар табуның мөһимлеген ассызыклый.

"Аутизмлы балаларның төп дефициты - социаль күнекмәләр булмау. Шуңа күрә аларга коррекция балалар бакчасында яхшырак, диюләре дөрес түгел, чөнки бу - изоляцияләнгән мохит. Алар гадәти җәмгыятьтә яшәячәк. Аларга яшәргә дә, эшләргә дә, гомумән, кибетләргә, даруханәгә, кинога, театрга барырга да кирәк", — дип аңлата «Рассвет» оешмасы директоры.

Хәзер аутизмлы кайбер балаларның тьюторлары — махсус ярдәмчеләре, формаль булмаган укытучылары барлыкка килде. Тьюторлар белән мондый балалар гадәти мәктәпкә йөри ала. Әмма әлегә бу институт үсешә генә башлады.

Фото: bashinform
Читайте нас