+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2020, 17:30

Бөтен җирдә карантин, ә аларда - туй!

Киләсе җомга һәм шимбә көннәрендә Башкортстан Республикасы ЗАГС бүлекләре үз-үзеңне изоляцияләү шартларында никахлар теркәячәк.

Киләсе җомга һәм шимбә көннәрендә Башкортстан Республикасы ЗАГС бүлекләре үз-үзеңне изоляцияләү шартларында никахлар теркәячәк.

Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, өйләнешү тантанасында кияү белән кәләш генә катнашачак. Әти-әниләр, дуслар, операторлар һәм фотографларны залга кертмиләр.

Иртәгә, шундый таләпләрне үтәп, төбәктә — 68, Уфада — 38, Салаватта — 7, Октябрьский һәм Ишембай шәһәрләрендә өчәр пар өйләнешәчәк. Дүрт пар никахны соңрак вакытка күчерергә карар иткән.

Шимбә көнне, 4 апрельдә - 69, шул исәптән, Уфада 42 никах теркәләчәк. 11 пар никахларын икенче көнгә күчергән.

Исегезгә төшерәбез: коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, республиканың ЗАГС бүлекләре никах теркәүне һәм аерылышуны вакытлыча туктатты. Яшь парларга теркәүне соңрак - 2020 елның 1 июненнән соңга күчерергә тәкъдим итәләр.

Аерым очракларда, датаны үзгәртү мөмкин булмаган очракта, теркәү бары тик никахка кергән кешеләр катнашлыгында башкарыла.

Фото: gs-moscow.ru
Читайте нас