+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2020, 14:05

Картлыкта кешеләр нәрсәгә үкенә?

Өлкән яшьтәгеләр арасында үткән гомерләрендә нәрсә өчен үкенүләре хакында сорашканнар. Күпләрнең җавабы бертөрле булган! Ул җаваплар күңелгә үтәрлек. Безгә, әле картаймаганнарга, аларның сүзенә колак салып, тормышта күп нәрсәне төзәтергә мөмкинлек бар.

Аеруча кешеләр вакытында сәламәтлекләрен кайгыртмаганга үкенә икән. Яшь чактагы сәламәтлек мәңге сакланыр кебек. Ләкин бу алай түгел. Картлыкта рәхәт булсын өчен сәламәтлекне яшьтән кайгыртырга кирәк.

Күпләр тормыштан тәм табып, һәр көнгә шатланып яшәмәгәненә үкенүен белдергән. Ни өчендер кешеләр күбрәк нәрсә өчендер кайгыруны, барлык игътибарын ниндидер бер проблемага юнәлтүне өстен күрә. Ә бит һәр мизгелдән тәм табарга кирәк. Соңыннан кыен булып тоелган вакытларыгызны да матур мизгелләр буларак искә алырга мөмкин.

Картлыкка акча җыймаганга да кешеләр үкенә икән. Эшләп акча эшләү мөмкинлеге булганда гомер көзе тынычлыкта һәм җитешлектә үтсен өчен картлыкка инвестицияләр дә салырга кирәк икән.

Якыннарыгыз белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз! Картайгач, моны искә алмаганнар бик үкенә. Беребез дә мәңгелек түгел. Якыннарыбыз белән үткәргән мизгелләр – бәясез. Калганы ул кадәр мөһим дә түгел...

Фото: pixabay.com
Читайте нас