+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2020, 09:10

Мәчедә дә коронавирус тапканнармы?

Коронавирус хакында мәгълүматлар көн саен үзгәреп тора. Моңа кадәр кешелекне куркуга салган бу чир йорт хайваннары өчен куркыныч түгел, ди иде табиблар. Ә менә хәзер моның киресе исбатланган: Гонконгта йорт мәчесенә хуҗасы коронавирус йоктырган.

Мәчене, әлбәттә, изоляцияләгәннәр.

Бельгиядә дә шундый хәл күзәтелгән. Бу юлы мәчедә авыру билгеләре дә ачык күренгән: мескен хайван эче китүдән бик нык җәфаланган, бертуктаусыз төчкергән. Мәченең хуҗасы Италиядән кайткан булган һәм инфекцияне мәчесенә йоктырган.

Микробиологлар әйтүенчә, кешедән хайванга вирус күчү сирәк очрый. Ә менә мәчеләрдән кешегә күчү хакында әлегә бернинди мәгълүматлар да юк.

Шулай да саклык чаралары күрү артык булмас, мәчеләребезне дә изоляция режимына утыртырга туры килер, дуслар!
inform-ua.info сайтыннан
Читайте нас