+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2020, 07:50

Сабый биш ел дәваханәдә яшәде...

Үз әти-әнисенә кирәкмәгән кызның язмышы, ниһаять, хәл ителде.

Үз әти-әнисенә кирәкмәгән кызның язмышы, ниһаять, хәл ителде.

Мәскәү клиникасында биш ел яшәүче кыз турында язган идек инде.

2014 елда Мәскәүнең “Мать и дитя” клиникасында дөньяга килгән нарасый кызны әнисе күпмедер вакыттан соң кире дәваханәгә китерә. Янәсе, бала бик каты авырый. Табибларның, кыз сау-сәламәт, дип раславына “ышанмыйча”, әти-әнисе аны биш ел буе дәваханәдә яшәтә. Хәтта суд карары чыкканнан соң да килеп алмыйлар.

Ниһаять, 5 яшьлек кызны үзләренә алырдай гаилә табылган. Бу хакта Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецованың сүзләренә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә. Балалар омбудсмены белдерүенчә, барлык документлар әзер, алар карантиннан соң рәсмиләштереләчәк.

"Кыз әле үзәктә, әмма тиздән аның үз гаиләсе, үз йорты барлыкка киләчәк. Профильле белгечләр бала үз тормышындагы үзгәрешләргә җиңел күнексен өчен барлык көчен сала”, — дигән Анна Кузнецова.

Билгеле булуынча, февральдә суд кызны опека органнарына тапшырды, якыннарының ата-ана хокукларын чикләде.

Фото:kommersant.ru
Читайте нас