Баймак районының Темәс, Бетерә авылларында шәхси эшкуарлар Илсур һәм Тимур Нәбиуллиннарның халыкка бушлай битлек таратуы турында хәбәр булган иде инде.
Ә менә Чыңгыз авылында гади пенсионер Зәйтүнә апа Сирбаева бер көнне 30дан артык битлек теккән һәм аны кибеткә килгән һәр авылдашына бушлай тараткан.
- Сакланганны Ходай саклый. Өйдә генә утырыгыз. Кибеткә йомышыгыз булып килсәгез, урамга чыксагыз,мотлак битлек киегез, - дип, һәрберсенә киңәшен дә җиткергән.
Зәйтүнә апа битлекләр тегүне һәм авылдашларына таратуны дәвам итәргә ниятли.
Халык сәламәтлеген хәстәрләүче Зәйтүнә апага зур рәхмәт әйтеп, үзенә дә ныклы сәламәтлек телибез!
Резеда Вәлиева.
Фото: ataisal