Дүртөйле шәһәренең күппрофильле колледжы студентлары спортта да, сәнгатьтә дә сынатмый
Дүртөйле шәhәренең күппрофильле колледжында җыр-моңга, шигърияткә гашыйк студентлар укый. Бу уку йортында 600 тирәсе студент белем ала. Алар шофер, тракторчы, нефтьче, электромонтер, механизатор, эретеп ябыштыручы, повар hөнәрләрен үзләштерә.
Студентлар республикада, районда үткән чараларда hәрвакыт призлы урыннар яулый. Төрле түгәрәкләрдә дә шөгыльләнәләр, “Кулинар”, “Без киләчәк төзибез” дип аталганнарын аеруча яраталар. Спорт төрләреннән шашка, шахмат, волейболны үз итәләр. Колледжның “Аяз” вокаль ансамбле уңышлы эшләп килә.
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышланган “Туган илне саклаучылар” дигән бәйгедә hәм волейбол уены ярышында да район hәм шәhәр мәктәпләре арасында коллежд студентлары беренче урыннарны яулады.
Студент Алмаз Бәдертдинов ел да Сабантуйларда ат чабышында катнаша. Бу юлы ул Уфаның “Акбузат” ипподромында ат спорты ярышында беренчелекне алып кайтты. Колледжның горурлыгы ул Алмаз.
“Дуслык каруселе” республика фестивалендә колледж студентлары берюьлы 36 биюче катнашкан “Дуслык” биюен башкарып, жюри әгъзаларын таң калдырды. Алар бу бәйгедә дә беренче булды.
Халыкара туган тел “Тере сүз” республика бәйгесендә әлеге уку йортының 20дән артык студенты иҗади бәйгедә өч төрле номинациядә көч сынашты. Чара Рәми Гариповның “Туган тел” шигыре белән башланды. “Аяз” вокаль ансамбле (җитәкчесе — Альбина Сәетова) ”Башкортстан — туган илем”, “Без — авыл егетләре” дигән җырларны оста башкарды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шигырьләр номинациясендә җиңүчеләр дип Линар Закирҗанов, Нәдир Файзетдинов, Николай Алексеев табылды. Ә менә Шәехзадә Бабичның 125 еллыгына багышланган шигырьләр номинациясендә Алмаз Гыйләҗев, Тимур Батталов, Алмаз Нургалиев, “Туган тел” номинациясендә Абдулла Низаметдинов, Вероника Гәрәйшина җиңүчеләр булды.
Чараларны үткәрергә ярдәм иткән әлеге уку йорты мөгаллимәләре Эльвира Ильясова, Динара Хәбибова, Гөлнара Фазлыева һәм Альбина Сәетовага чиксез рәхмәтләр белдерәбез.
Республика күләмендәге “Тере сүз” бәйгесендә катнашачак студентлар Алмаз Гыйләҗев белән Динар Закирҗановка уңышлар телибез.
Светлана Васикова.
Дүртөйле шәhәре.