+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2020, 11:10

Елга буена гына киткән булганнар...

Балаларыгызны саклагыз!

Балаларыгызны саклагыз!
Беренче һәм икенче апрель көнне Мәскәү өлкәсенең Зеленоград бистәсе полициясе җиденче сыйныф укучыларын эзләү белән шөгыльләнде. Полиция хезмәткәрләренә кызларның әти-әниләре мөрәҗәгать итеән. Ике кызның да ата-аналары әйтүенчә, мәктәп укучылары элек әйтмичә беркая да китмәгән, ә озак йөрергә булсалар, телефоннан шалтыратып кисәтә торган булганнар.
- Алиса белән Викага 13 яшь. Алар күптәннән дус. Алиса еш кына Вика янына барып йөри. Алардан ерак түгел елга ага, ә анда буа бар, - дип сөйли полициядә әти-әниләр.
Бер тәүлектән күбрәк вакыт үткәч, икенче апрельдә полиция кызларны таба. Кызганычка каршы, гадәти сәяхәт фаҗигале тәмамланган. Мәктәп укучыларының гәүдәләре ярдан 4 метр ераклыкта булган. Кызлар киемдә була. Аларга карата физик көч куллану билгеләрен табылмаган. Судмедэксперт аңлатканча, алар 1 апрельдә үлгән.
Фото: pikabu.ru
Читайте нас