Филиппин Президенты Родриго Дутерте коронавирус инфекциясе таралмасын өчен илдә игълан ителгән карантинны санга сукмый, тәртип бозып, дәгъва белдереп урамга чыгучыларга полиция һәм хәрбиләр ут ачачак дип куркыткан.
"Мин полиция һәм хәрбиләргә карантин бозып йөрүчеләр аркасында низаг чыгып, гомерегезгә куркыныч янаса, аларны атып егарга әмер бирдем", - дигән Дутерте.
Бу хәлдән соң Филиппинның милли полициясе башлыгы Арчи Гамбоа мондый алым кулланылмаячагы хакында хәбәр иткән. Президентның җан авазын ишеттек һәм аның ни өчен бу кадәр кызып киткәнен барлык полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр, әлбәттә, белә, ди ул.
Дутертеның бу сүзләре илдәге тәртипсезлекләрнең күбәюе, карантин режимы булуга карамастан, кешеләрнең митингларга чыгуы белән бәйле. Плакатлар күтәреп урамга чыгучыларның таләбе нигезендә хөкүмәт тарафыннан аларга вәгъдә ителгән азык-төлекнең килеп җитмәве булган. Әлеге вакытта бу мәсьәлә хәл ителгән инде.
Бүгенге көнгә Филиппинда 2300 кеше коронавирус йоктырган, 96 кеше әлеге инфекциядән вафат булган.