+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2020, 09:25

Сибайга чиләбелеләрне кертмиләр

Сибай шәһәрендә җәмәгать территориясен томан белән дезинфекцияләү өчен ике парогенератор сатып алганнар.

Сибай шәһәрендә җәмәгать территориясен томан белән дезинфекцияләү өчен ике парогенератор сатып алганнар.
Бу хакта республика Хөкүмәтендә видеоконференция режимында узган оператив киңәшмә барышында Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
«Даруханәләрне, керү урыннарын һәм кибет кассаларын, банкларны һәм эчке эшләр идарәсен эшкәртәбез", - диде ул.
Рөстәм Афзалов, шулай ук, Сибай чикләре Чиләбе өлкәсенең Кизил районында яшәүчеләр өчен ябык, пост оештырылды, дип билгеләп үтте.
Шәһәрнең барлык коммуналь техникасы урамнарны хлорлы эремәләр белән эшкәртә.
Исегезгә төшерәбез, Чиләбе өлкәсендә яшәүче коронавирус йөртүче Сибайда «Воскресный» базарында ит белән сәүдә иткән иде. Сатучы моңа кадәр чит илгә барып кайткач, изоляцияләнми, шунда ук үз эшенә керешә. Хәзерге вакытта ул «яңа коронавирус йогышы" диагнозы белән дәваханәгә урнаштырылган. Аның белән элемтәгә кергән 227 кешене үз-үзеңне изоляцияләүгә җибәргәннәр.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, контактлы кешеләр даирәсен билгеләгәннәр, анализлар алганнар. Аларның икесе шик астына эләккән, аларны гигиена һәм эпидемиология үзәгенә яңадан тикшерүгә җибәргәннәр. Диагнозны раслау очрагына госпиталь оператив рәвештә ачылачак.
Сибайда режимның үтәлеше патрульләр тарафыннан контрольдә тотыла, моның өчен 16 төркем оештырылган.
Фото: mk.ru
Читайте нас