+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2020, 09:40

Тотрыклылык һәм үсеш

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез
Төзәтмә
102нче мәддә
1. Федерация Советы карамагына түбәндәгеләр керә:
к) оборона, дәүләт иминлеге, эчке эшләр, юстиция, чит ил эшләре, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм табигый бәла-казалардан килгән зыянны бетерү, иҗтимагый хәвефсезлек мәсьәләләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма власть органнары (федераль министрларны да кертеп) җитәкчеләре вазыйфасына Русия Федерациясе Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча консультацияләр үткәрү.
103нче мәддә
1. Дәүләт думасы карамагына түбәндәгеләр керә:
а) Русия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын раслау;
а1) Русия Федерациясе Конституциясенең 83нче мәддәсендәге “д1” пунктында күрсәтелгән федераль министрлардан тыш, Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары һәм федераль министрлар кандидатураларын Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тәкъдиме буенча раслау.
129нчы мәддә
3. Русия Федерациясе Генеральный прокуроры, Русия Федерациясе Генеральный прокуроры урынбасарлары Федерация Советы белән консультациядән соң үз вазыйфасына билгеләнә һәм Русия Федерациясе Президенты тарафыннан вазыйфасыннан азат ителә.
Төзәтмәләрнең асылы
Илгә, җәмгыятькә, гади кешеләргә власть хаталарыннан страховка кирәк. Конституциягә төзәтмәләр дәүләт органнары системасына һәм бөтен сәяси системага тотрыклылык бирәчәк, властьның реаль балансы барлыкка киләчәк – Дәүләт думасы һәм Федерация Советы хөкүмәт формалашуына һәм “көч структуралары” җитәкчеләрен билгеләүгә йогынты ясый алачак. Ачык власть системасының бердәмлеге принцибы беркетеләчәк – үзәктән алып, муниципаль дәрәҗәгә кадәр, шул ук вакытта урындагы үзидарәнең вәкаләтләре киңәйтеләчәк һәм ныгытылачак.
Һәр үзгәреш ил мәнфәгатендә башкарыла
— Илнең төп кануни нигезен билгеләүче документка үзгәреш­ләрнең берсе ил Президенты вазыйфасына сайланучы кешенең вәкаләт­ләренә кагыла һәм бер-бер артлы ике тапкыр сайлану мөмкинлеген киңәйтә. Атап әйткәндә, документта “бер-бер артлы” сүзе алып ташланачак һәм моңа кадәр булган президентлык исәпкә алынмаячак. Бу үзгәрешләр моңа кадәр Президент булган, яки әлеге вакытта бу вазыйфаны үтәүче кеше тагын да ил башлыгы вазыйфасына кандидатлыкка бара алачак дигәнне аңлата, — ди Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәм­гыяте рәисе Гөлнур Колсарина. — Һәр үзгәреш халык ихтыярына таянып һәм ил мәнфәгатендә башкарыла.
Без, гражданнар институты вәкилләре буларак, бу яңа­лыкны хуплыйбыз, чөнки Владимир Путин дәүләткә җитәк­челек иткән чорда җәмәгать оешмалары һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм әле дә шулай.
Бүген иҗтимагый-сәяси оешмалар илдәге һәр процесста актив катнаша, социаль һәм гуманитар юнәлешле проектларны тормышка ашыра, дәүләт нигезен билгеләүче мәңгелек кыйммәтләрне – гаиләне, аналарны, балаларны, аталар мәктәбен саклау һәм әзерләү буенча күп эшләр башкара, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тойгысы, Туган илгә сөю тәрбияли.
Шулай ук Конституциядәге үзгәрешләрнең күпмилләтле Русия халкының тарихын, телен, мәдәниятен һәм асылын саклап калу җәһәтеннән әһәмиятле булачагы да безнең өчен бик куанычлы.
Дәүләт думасы һәм Федерация Советы: яңа вәкаләтләр — яңа мөмкинлекләр
Конституциягә күп кенә төзәтмәләр власть институтларына кагыла. Аерым алганда, Хөкүмәт формалашуның һәм аның Президент һәм парламент палаталары белән хезмәттәшлегенең яңа схемасы тәкъдим ителә. Болар барысы да власть бүленеше принцибын берничек тә бозмый, киресенчә, бердәм дәүләт власте системасы төзелә.
Министрларны депутатлар сайлаячак
Конституциядә Федераль Җыелышның ике палатасы­ның вәкаләтләренә кагылышлы яңалыклар да булачак. Шулай итеп, Дәүләт думасына Хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча аның урынбасарлары һәм федераль министрлар кандидатураларын раслау хокукы бирелә (дәүләт башлыгы үзе җитәкчелек иткән оешмалардан тыш). Өстәвенә, Президент Дәүләт думасы раслаган вазыйфалы кешеләрне билгеләүдән баш тарта алмый. Мондый яңалык Министрлар кабинетын формалаштыру мәсьәләләрендә парламент ролен җитди арттырачак.
Судьяларны һәм “көч структуралары” җитәкчеләрен сенат раслый
Үз чиратында, Федерация Советы Президент тәкъдиме буенча илнең Конституцион һәм Югары судларында рә­исләр һәм аларның урынбасарларын билгеләү, шулай ук Конституцион һәм Югары суд судьяларының, кассацион һәм апелляция судлары судьяла­рының намусын һәм абруен төшерә торган гамәл кылган очракта вәкаләтләрен туктату хокукын ала. Сенаторлар төбәк прокурорлары вазыйфасына Президент кандидатуралары буенча консульта­цияләрдә катнашачак, бу власть балансы өчен мөһим.
Тагын бер җитди яңалык — парламентның югары палатасы дәүләт башлыгы белән бергә турыдан-туры Президентка буйсынучы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә кандидатлар турында фикер алышачак.
Урындагы власть: үзәк һәм төбәк белән бергә
Моннан тыш, Конституция­гә төзәтмәләр нигезендә Русия урындагы үзидарә һәм дәүләт власте органнары ачык власть­ның бердәм системасына керәчәк.
Эшче төркем утырышларында урындагы үзидарәгә, халыкка иң якын власть буларак, дәүләт идарәсенең бердәм механизмына “берлә­шү” кирәклеге турында әй­телде. “Безгә урындагы үзи­дарәне ачык властьның гомуми системасына кертергә кирәк, ләкин алар бүген куллана торган хокукларны урындагы үзидарәдән мәхрүм итмичә. Монда бик сак эш итәргә кирәк”, – дип белдерде Президент Владимир Путин эшче төркем утырышында.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: үзгәрешләр Конститу­циянең урындагы үзидарәнең мөстәкыйльлеге принцибын ныгытучы 12нче мәддәсенә кагылмаячак. Конституцион судның хокукый позициялә­ренә караганда, урындагы үзидарәнең мөстәкыйльлеге абсолют булмый, ул урындагы үзидарә органнарының һәм дәүләт власте органнарының үзара хезмәттәшлеген кире кагуны күздә тотмый. Урындагы үзидарә органнарының барлык гарантияләре саклана.
Дәүләтнең төп функциясе – җәмгыять мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру һәм яклау. Нәкъ менә кешеләр өчен барлык дәүләт институтлары эшли. Монда Конституциягә төзәтмәләрнең ачык власть­ның демократик башлангыч­ларын көчәйтүе бик мөһим.
(“Российская газета”ның 13 март санындагы материаллар файдаланылды).
Читайте нас