+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Апреля 2020, 16:05

Гаражыннан биш көн чыга алмаган

Гомере бетмәгән ир могҗиза белән генә исән калган.

Гомере бетмәгән ир могҗиза белән генә исән калган.

Новосибирск шәһәрендә яшәүче бер ил металл гараждан чыга алмыйча биш көн утырган. Бу хакта шәһәрнең муниципаль авария-коткару хезмәте хәбәр итә.

1958 елгы ир биш көн элек гаражына кереп чыгарга уйлаган. Нәкъ шул вакытта түбәдән бозлы кар ишелеп төшкән һәм эчтә калган ир ишекне берничек тә ача алмаган.

Бәхеткә, бишенче көнгә аның ярдәмгә чакырган хәлсез тавышын гаражлар яныннан узып баручы бер кеше ишетеп калган. Һәм коткару хезмәтенә шалтыраткан.

Авария-коткару хезмәте коткаручылары оператив рәвештә карны чистартып, хәлсезләнгән ирне гараждан чыгарган. Ашыгыч ярдәм аны дәваханәгә алып киткән.

Фото:province.ru
Читайте нас