+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 апрель 2020, 13:58

2021 елга кадәр пеня исәпләнмәячәк

Хөкүмәт документы нигезендә коммуналь хезмәтләргә түләү бурычына 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пеня исәпләнмәячәк.

Хөкүмәт документы нигезендә коммуналь хезмәтләргә түләү бурычына 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пеня исәпләнмәячәк.

Русиядә яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләргә һәм капиталь төзекләндерүгә җыелган бурычны 2021 елның 1 гыйнварына кадәр түләүдән азат ителгән. Карар әле рәсми басылып чыкмаса да, документка Михаил Мишустин кул куйган, дип яза "Ватаным Татарстан".

Хәтерләсәгез, узган атнада мондый карар әзерләнүе турында Федерация Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткән иде инде. Бу җәһәттән Хөкүмәткә тәкъдимнәрне “Бердәм Русия” Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләгән.

Андрей Турчак әйтүенчә, кешеләр, керемнәренең кимүе өстенә, өйдә утырырга мәҗбүр булулары сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә өстәмә чыгымнар тота. Шуңа күрә бүген ЖКХ өчен түләү һәм бу хезмәтләрне күрсәтүнең аерым тәртибен кертергә кирәк.

Энергетиклар, үз чиратында, дәүләттән ярдәм сораган, чөнки бу чаралар ЖКХ өчен түләмәүчеләрнең нык артуына китерәчәк. Аларның фикеренчә, Хөкүмәт кредитлар буенча ставкаларны субсидияләргә, шулай ук салымнарны кичектерергә, иминиятләштерү взносларын киметергә тиеш.

Моңа кадәр үзизоляция чорында Русия халкының ЖКХ өчен түләү чыгымнарының якынча 30 процентка артырга мөмкин булуы турында хәбәр ителгән иде.
Фото: gkh.ru
Читайте нас