+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 апрель 2020, 15:17

Алар үз эшләрен дәвам итә!

Башкортстан Хөкүмәтендә почта һәм МФЦ бүлекчәләренең югары әзерлек режимында эшләве турында фикер алыштылар.

Күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) һәм "Русия почтасы" бүлекчәләре, югары әзерлек режимының барлык таләпләрен үтәп, үз эшләрен дәвам итә. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз барды.

МФЦ офислары кешеләр күп тупланмасын өчен бүгеннән алдан язылу буенча эшли. Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү һәм документлар бирү атнага 5 көн 9:00дән 18:00гә кадәр барлык бүлекләрдә ("Мир" һәм ХБК сәүдә үзәкләрендә урнашканнардан тыш) оештырылган. Бу уңайдан МФЦда 106 төп дәүләт хезмәтен үз эченә алган исемлек төзелгән. Муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытлыча туктатылган.

Барлык бүлекләрдә тиешле санитар режим һәм клиентлар арасында социаль дистанция саклана. МФЦ хезмәткәрләренең 50 проценттан артыгы өйдән торып эшләү режимына 30 апрельгә кадәр күчерде.

Почта бүлекчәләре, шулай ук, штат режимында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп эшли. Хәвефсезлек чараларын почтада эшләүче курьерлар һәм 430 мең кешегә пенсия таратучы 463 хат ташучы төгәл үти.

Радий Хәбиров белдерүенчә, почта хезмәткәрләре үз иминлеге турында гына түгел, хәвеф төркеменә кергән өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге турында да кайгыртырга тиеш.

Фото: 2goroda.ru
Читайте нас