Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Федерациянең аерым төбәкләрендә административ чикләрне ябарга ярамавы турында белдерде.
Премьер-министр сүзләренә караганда, узган атнада берничә төбәк башлыгы, административ чикләрне ябып, кешеләр һәм транспорт өчен территорияне ябып куйган.
– Хөкүмәтнең мондый чараларның ярамавы турындагы сигналларын ишеттеләр, нәтиҗәдә ял көннәрендә хаталар төзәтелде, – дип хәбәр итте Михаил Мишустин "Интерфакс" агентлыгына.
Ул, шулай ук, төбәк хакимиятләренә "федераль вәкаләтләр белән төбәк вәкаләтләрен бутарга ярамавын" ассызыклады. Элегрәк Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә төбәк хакимиятләренең катлаулы эпидемиологик хәл сәбәпле блокпостлар урнаштыруы турында хәбәр ителде. Шулай ук, социаль челтәрләрдә Башкортстанны Татарстан белән тоташтыручы күпернең ябылуы турында да мәгълүмат таралган иде.
Фото: super.ru сайтыннан.