Бүгенге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров Министрлар кабинетына банкларда коронавирус таратуны булдырмау буенча тиешле эшләр башкарырга кушты.
—10 апрельдән соң торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү башланачак. Банкларга бик күп кеше киләчәк. Безнең бурыч — анда ыгы-зыгы булмасын өчен барысын да эшләү.
Акча түләргә, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләр килә. Һәм аларга чир йоктыру хәвефе кала. Нәкъ менә шушыңа аеруча игътибар итүегезне үтенәм. Дистанция, дезинфекция, битлек режимнары һәм башкалар тотылырга тиеш, — диде ул.
Фото: mignews.ru