Руль артында 65 яшьлек ир булган.
Кичә Уфаның Шөгер елгасына автомобиль килеп төшкән. Салонда 65 яшьлек водитель, 44 һәм 65 яшьлек ике пассажир булган.
Тиздән әлеге урынга коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килә. Алар салондагыларны эвакуацияли һәм чит ил машинасын ярга тартып чыгаралар.
Елга тирән түгел, әмма аның агымы көчле. Очраклы рәвештә генә машина агымсу белән агып китми калган. Бәхеткә, әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Машина водитель гаебе аркасында суга килеп төшкәнме? Әллә башка сәбәпләр дә булганмы? Тиздән белгечләр бу сорауларга җавап бирәчәк.
Фото: Ufatime.ru