+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 апрель 2020, 17:55

Сатып алган авиабилетлар өчен акчаны кире кайтарып буламы?

Русия Транспорт министрлыгы авиабилетлар өчен акчаларны кире кайтару турында гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә бәйле аңлатма бирде.

Русия Транспорт министрлыгы авиабилетлар өчен акчаларны кире кайтару турында гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә бәйле аңлатма бирде.

Әгәр дә сез халыкара авиаэлемтәне тыю чорында узарга тиешле халыкара очыштан баш тартсагыз, сезгә билет өчен акча кайтарачаклар. Бу билетны "кире кайтарылмаган" тарифлар буенча сатып алган очракларга да кагыла.

Әгәр дә сез халыкара авиаэлемтәне тыюдан соң узарга тиешле халыкара һава очышыннан баш тартсагыз һәм шул ук вакытта авиакомпания рейсны гамәлдән чыгармаган икән, сезнең баш тартуыгыз ирекле дип санала. Бу очракта акча тарифка карап кына кире кайтарылачак.

Төбәк эчендәге очышларга килгәндә, әгәр аны рейсны ташучы гамәлдән чыгарса, очыштан баш тартуыгыз мәҗбүри дип санала һәм, нинди тариф буенча сатып алуыгызга карамастан, билет өчен акчаны кире кайтарырга тиешләр. Әгәр сез авиакомпания очышларны дәвам иткәндә очудан баш тартсагыз, акчаны кире кайтару тариф шартлары нигезендә хәл ителәчәк.

Шул ук вакытта кайбер авиакомпанияләр тариф шартларына карамастан, пассажирларга акчаны кире кайтаруның компенсация механизмын керткән. Мондый механизмнар турында тулырак мәгълүматны ташучылар сайтларында белергә була.

Мәсәлән, «Уральские авиалинии» компаниясе билет өчен бонуслар белән тулы сумманы кире кайтаруны булачак очышларны рәсмиләштерү өчен тәкъдим итә. «Сибирь» авиакомпаниясе тарафыннан ташуга сертификатлар бирүдә шундый ук тәртип тәкъдим ителә.

Фото: www.mintrans.ru сайтыннан
Читайте нас