Үзизоляциядә булган кыз сөйгәне янына качып китәргә булган, әмма...
Бүген иртәнге сәгать биштә Сахалин өлкәсендәге Корсаков шәһәренең Кызыл флот урамында урнашкан бер йортның икенче каты тәрәзәсе төбендә тышкы киемнәрдә утыручы кызны күрәләр.
Урындагы халык бу хәлгә бик гаҗәпләнә. Чыннан да, әллә сикерергә уйлый кыз, әллә инде саф һава суларга шулай “чыккан”. Әлеге урынга шунда ук коткаручылар килеп җитә. Баксаң, кыз шул рәвешле Көньяк Сахалинда яшәүче сөйгәне янына барырга булган икән.
Коронавирус нәтиҗәсендә үзизоляциядә булган кызны әнисе тышка чыгармаган булган. Нәтиҗәдә, кыз шул рәвешле фатирдан тәрәзә аша чыгып качарга булган.
Хокук сакчылары яшь кызны кире фатирга керергә үгетли. Сөйгәнен бик сагынса да, кыз полиция хезмәткәрләренә каршы килмәгән һәм өенә кире кергән.
Фото:astv.ru