+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 апрель 2020, 10:50

"Юл 02" кушымтасы ничек эшләячәк?

Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин «Эхо Москвы Уфа» эфирында «Юл 02» сервисының эшләү принцибын аңлатты.

Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин «Эхо Москвы Уфа» эфирында «Юл 02» сервисының эшләү принцибын аңлатты.

Машина белән юлга чыгуның сәбәбе кибеткә, даруханәгә, медучреждениегә, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге туганыңа яки бакчага бару булырга мөмкин.

"Порталны 8 апрельдә 9.00 сәгатьтә эшләтеп җибәрү планлаштырыла", - диде министр. Башта кешеләр кайда торуын күрсәтеп, һәм автомобиль номерларын язып, теркәлергә тиеш. Шулай ук визит максатын да язырга кирәк булачак. Рөхсәтне автоинспекторга күрсәтергә мөмкин булсын өчен аны бастырып чыгарырга яки электрон рәвештә саклап калырга мөмкин булачак.

Сәфәрләр көнгә бер тапкыр 90 минутка рөхсәт ителәчәк.

- Әлбәттә, кайберәүләр болай да йөри, тик бу очракта кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын боза. Сервис законны бозмаска һәм хәрәкәт итү мөмкинлегеннән акыл белән файдаланырга мөмкинлек бирә, — дип сөйләгән министр.

Фото: " Башинформ" агентлыгы
Читайте нас