+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 апрель 2020, 16:28

Кемнәр хәрби хезмәткә чакырылмаячак?

Кораллы Көчләрнең Генераль штабы вәкиле бу хәлне шәрехләде.

Бу язда чыгарылыш сыйныф укучыларын хәрби хезмәткә чакырылудан азат итәчәкләр. Бу хакта Кораллы Көчләрнең Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов хәбәр итте.

— Хәрби хезмәткә быел 650 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш. Шул 650 мең кешенең 15 меңе — БДИ тапшыручы укучылар. Алар быел язын хәрби хезмәткә чакырмаячак, — дип белдерде Валерий Герасимов "РИА Новости" агентлыгына.

Ә менә колледжларның һәм югары уку йортларының соңгы курс студентлары хәрби комиссариатларга чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң ук чакырылачак.

Элегрәк милли ата-аналар комитеты Русия Хөкүмәтенә язгы чакырылыш срокларын күчерүне сорап мөрәҗәгать итте. Моның сәбәбе — хәрби хезмәткә чакыру яшендәге егетләрне апрельдә Хәрби комиссариатка килергә мәҗбүр итүче повесткалар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары балаларының БДИ тапшырганчы армиягә чакырылуы һәм ВУЗларга укырга керергә өлгермәве турында борчылды.

Әлегә БДИ тапшыру - 8 июньгә, ә керү имтиханнары 10 августка күчерелде.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас