Моңа кадәр Нефтекаманың Ленин урамындагы 13 санлы йортында урнашкан Социаль страховкалау фондына игътибар итүче булмаган. Шушы учреждениегә килүче инвалидлар үз мәсьәләләрен хәл итәр өчен бина баскычына тезләнеп менәргә мәҗбүр булган. Ә учреждение эчендә бигрәк шыксыз, дип язганнар социаль челтәрләргә шушы шәһәрдә яшәүчеләр. “Инцидент-менеджмент” системасы аны эләктереп алган.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Зәбир Габдуллин биргән җавапта билгеләнүенчә, март ахырында йортта урнашкан подъемник ремонтланган. Шулай ук, авырлык белән хәрәкәт итүче гражданнар өчен хезмәткәрләрне чакырту төймәсе урнаштырылган. Язгы-җәйге чорда керү юлындагы баскыч ремонтланачак, бу мәсьәләне контрольдә тоталар.
Шушы ук шәһәрдән Яна Кононова үзенең мөрәҗәгатендә НБШ 4-6 янындагы йорт ихатасындагы люкның ачык булуына зарлана. Аңа катыргы каплап куйганнар да вәссәлам! Шушында гел балалар йөгерешә, берсе килеп төшә язган. Әлеге мөрәҗәгать тә “Инцидент” системасы игътибарыннан читтә калмаган. Нефтекама шәһәре хакимиятеннән килгән җавапта канализация коесының ныклап ябылуы турында әйтелә. Калган сораулар буенча шәһәр халкы хакимияткә шалтырата ала.
“Инцидент” системасы карамагына Благовещен районыннан язылган мөрәҗәгать тә эләккән. Гүзәл Шишкова-Нигъмәтуллина шәһәр Мәдәният сарае янындагы Кече базарда эскәмияләрдән башка берни дә булмавына зарлана. Җил-яңгырдан ышыкланырга урын юк, ди.
Благовещен районы хакимияте белгече Оксана Бочкаревадан килгән җавапта шәһәр халкының күпсанлы сораулары буенча Мәдәният сарае янындагы Седов урамында заманча тукталыш урнаштырылуы турында әйтелә. Хәзер шәһәр халкына маршрут транспортын көтү уңайлы булачак, дип өметләнә ул.
Шундый ук заманча тукталыш Мәчетле районының Түбән Тукбай авылында да урнаштырылган. Авыл халкы исеменнән шушы гозерне социаль челтәрләргә Розалия Әхмәдиева-Дилмөхәммәтова язган булган һәм ул “Инцидент”ка эләккән. Шөкер, хәзер балалар кар-буранда, яңгырда, салкын җилдә туңып тормаячак. Аларга ышыкланыр өчен тукталыш эшләнгән. Бу хакта Мәчетле районы хакимияте башлыгы хәбәр итте.\