Җырчыны ябык инфекцион бокска урнаштырганнар.
Җырчы Надежда Бабкинаның матбугат атташесы Александр Велор артистканың хәле турында сөйләгән. Билгеле булуынча, Надежда Бабкинада коронавирус шикләнеп, дәваханәгә салганнар иде, әлеге вакытта ул комада ята.
Велор сүзләренчә, табиблар Бабкинада к-вирус инфекциясе булуын әлегә кадәр расламаган, шуңа күрә диагнозы элеккечә "катлаулы пневмония" булып кала.
Аның әйтүенчә, җырчы янына кереп булмый, чөнки “ул гадәти палатада түгел, ә бөтенләй изоляцияләнгән территориядә ята”. Табиблар аны ябык инфекцион бокска урнаштырган һәм анда махсус саклагыч костюмнар киеп керәләр. Мондый хәвефсезлек чаралары пневмонияне дәвалаганда бик адекват, ди алар.
Шулай ук, атташе Бабкинаның к-вирус белән Лев Лещенкодан зарарлану мөмкинлеген кире какты, соңгы вакытта аларның бергә очрашмавын билгеләп үтте.