Нәтиҗәдә, ул бәрдергән җәяүле үлгән.
Мәчетле районы Теләш авылының Совет урамында билгесез шофер 46 яшьлек кешене бәрдергән. Республика дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, җәяүле шул урында ук һәлак булган.
Арытаба машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
- ЮХХДИ хезмәткәрләре эзләү чаралары үткәрде, нәтиҗәдә, 35 яшьлек водитель табылды һәм тоткарланды. Машина йөртүче исерек булган, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: "Башинформ" агентлыгы