Юл һәлакәтендә 9 яшьлек бала зыян күргән.
Башкортстанда 11 апрельдә көндез Уфа-Ырымбур автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 9 яшьлек бала зыян күргән. Уфа Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Лада Гранта” машинасы руле артында 32 яшьлек ир Уфага таба барганда металл коймалар өстенә барып менгән, нәтиҗәдә автомобиль кюветка очкан.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче төрле җәрәхәтләр алган, ә аның янындагы 9 яшьлек баланың эченә зыян килгән.
“Медицина учреждениесендә ярдәм күрсәтелгәннән соң зыян күрүчеләр өйләренә җибәрелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир руль артында йоклап киткән, — дип хәбәр итә ведомство.