+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 апрель 2020, 13:30

Дүрт кешенең гәүдәсен судан тартып чыгардылар...

Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз!

Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз!

Башкортстанда апрельдә судан өч ир-егетнең һәм бер хатын-кызның гәүдәләрен тартып чыгарганнар.

Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике ир-егетнең гәүдәсен ике тәүлек дәвамында эзләгәннәр.

Кичә, 13 апрельдә, 60 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган. Коткаручылар бу кешене Краснокама районындагы Ялан-Күл күленнән тартып чыгарган.

Шул ук көнне Стәрлетамактан ерак түгел 53 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган.

12 апрельдә Комлыкүл авылы янындагы күл ярында тагын бер ирнең гәүдәсе табыла.

Һәлак булучының шәхесе һәм фаҗига шартлары ачыклана.

Ә ай башында Иштуган авылы янында билгесез хатынның гәүдәсен тартып чыгаралар, аның шәхесен дә ачыкларга кирәк булачак.

Фото: Bash.News.ru
Читайте нас