Водитель авария урыныннан качкан иде.
Кичә Кушнаренко районында 14 яшьлек кызның автоһәлакәттә һәлак булуы турында хәбәр иткән идек. Водитель авариядән качкан һәм аның кем булуы билгесез иде.
Хокук сакчылары егетне тапкан, аның машина йөртү таныклыгы юк. Билгеле булуынча, ул авария урыныннан качканнан соң өенә кайткан һәм йокларга яткан. Шунда ук аңын да югалткан.
Бу юл-транспорт һәлакәте Шәрип - Первушино автомобиль юлында булган иде. 18 яшьлек егет "ВАЗ-2106" руле артында юл читенә төшеп китә һәм машина ава. Ашыгыч медицина ярдәме чакырмыйча, ул, һәлак булган кызны калдырып, өенә кайтып китә.