Сөйгәннәр арасына керергә кирәкми шул...
Уфа полициясе бүлегенә дәваханәдән пычак белән яраланган 39 яшьлек ир китерелүе турында хәбәр килә.
Билгеле булуынча, берничә көн элек 27 яшьлек ир 25 яшьлек кызы белән алкоголь кулланган. Үзизоляциядә булган парның күңел ачуы талашуга барып җитә.
Ир кызны подъездга куып чыгарган һәм аның артыннан әйберләрен ыргыткан. Моңа үпкәләгән кыз абыйсына шалтырата һәм килүен үтенә. 39 яшьлек ирнең килүе хәлне тагын да катлауландыра.
Нәтиҗәдә, 27 яшьлек уфалы кайнагасын пычак белән яралый.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада җинаятьченең эзенә төшә. Ул элек тә шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган.