+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 апрель 2020, 09:40

Стас Михайловта коронавирус, диләр. Чынмы?

Танылган эстрада җырчысы Стас Михайлов үз Инстаграмында короноавируска тест үтүе хакында язган. Тест нәтиҗәсе аңа әлеге чирнең йогуын күрсәткән.

Танылган эстрада җырчысы Стас Михайлов үз Инстаграмында короноавируска тест үтүе хакында язган. Тест нәтиҗәсе аңа әлеге чирнең йогуын күрсәткән.

"Беркайчан да моның белән күзгә-күз очрашырмын дип уйламаган идем, ләкин, кызганычка каршы, бу - хак хәбәр. Һәм инде "Роспотребнадзор" тесты миндә, чыннан да, коронавирус булуын раслады", - дип язган артист.

Җырчы сүзләренчә, социаль челтәрләр аша ул бик күп хәбәрләр алган, күпләр аңа тиз арада савыгуын теләгән. Шулай ук Михайлов Русиядә медицинаның югары дәрәҗәдә булуын билгели һәм үзенең бу авыруны җиңәчәгенә ышаныч белдерә.

"Сез шуны аңларга тиешсез: табибларга үз вакытында мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карау гына уңай нәтиҗә бирәчәк", - дип билгели ул. Михайлов сүзләренчә, үзизоляция - бүгенге көндә иң яхшы чара.

Моңарчы Стас Михайлов үзенең ике яклы үпкә ялкынсынуы белән чирләве хакында сөйләгән иде, тик ул вакытта коронавирус буенча тестлар тискәре нәтиҗә күрсәткән булган.
Фото: mk.ru
Читайте нас