+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Апреля 2020, 19:35

Нефтьчеләр халыкка ярдәм итте

“Кандра-Котыйда өченче көн су юк. Кешеләргә дә, малларга да эчәргә су юк. Проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез, зинһар!” – 4 апрельдә Туймазы районы кешесе Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битенә шундый эмоциональ мөрәҗәгать яза.

Урындагы властьның реакциясен озак көтәргә туры килми: авылга су китерүне оештыралар, су бирүне ремонтлау вакытын билгелиләр. Төзәтү эшләрен 6 апрельдә башларга вәгъдә бирәләр. Ләкин коммуналь хезмәтләрнең техникасы авария урынында тергезү эшләрен башкара алмый.
Туймазы җитәкчелеге нефтьчеләргә мөрәҗәгать итә. “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең ремонт бригадасы махсус техника ярдәмендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын тергезүгә ирешә. Кандра-Котый кешеләренең өйләренә су 7 апрельдә бирелә.
“Башнефть” җәмгыятенең Октябрьский су һәм җылылык белән тәэмин итү цехы җитәкчесе Илфир Закиров әйтүенчә, Кандра авылы хакимияте беренчегә генә мөрәҗәгать итми. Алар белгечләренең һәм техникасының кешеләргә ярдәм итә алуына шат.
Нефтьчеләрнең бу гамәле “Башнефть” компаниясенең социаль җаваплы компания икәнен исбатлады.
Фото: “Туймазинский вестник”
Читайте нас