23 яшьлек хатын-кыз 65 яшьлек күрше хатынына күптән теш кайрап йөргән. Ниһаять, ул үч алу ысулын тапкан: күршемдә коронавирус, дип, табибларны чакырткан.
Ике күрше арасында еш кына тавыш-гауга чыга торган булган. Пенсионер ханым яшь күршесенә карата еш кына полиция хезмәткәрләренә шикаять язган.
Бу шикаятьләр, әлбәттә, буш урында килеп чыкмаган. Яшь булса да, тегесе закон белән мөнәсәбәтләрен күптән бозып өлгергән булган, наркотиклар кулланганы өчен административ җаваплылыкка да тарттырылган. Аның торагына еш кына участковый чакыртырга да туры килгән.
"Ашыгыч ярдәм" машинасын нигезсез чакырткан өчен тәртип бозучыга закон каршында тагын җавап бирергә туры киләчәк. Полиция аны кулга алган. Әлеге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату хакында мәсьәлә хәл ителә. Бу вакыйга Әлмәт шәһәрендә булган.
"Ашыгыч ярдәм", полиция кебек махсус хезмәтләрне алдашып чакырту һич ярый торган эш түгел. Табиблар, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар ялган чакыруга барганда чынлап та ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, аларны көтеп ала алмыйча, гомере белән хушлашырга да мөмкин бит.