Бүген Башкортстанда өлкәннәр өчен дүрт интернат карантинга ябылачак.
Болар: Уфаның " Именлек" интернаты, Октябрьский интернат-йорты, Иглин районында Кудеевский һәм Дүртөйле районында Иске Баеш социаль учреждениеләре. Мондый карар республикада к-вирус инфекциясе таралуга һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен авыруның аеруча куркыныч булуына бәйле рәвештә кабул ителде.
Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмә барышында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова хәбәр итте. Дүшәмбедән мондый барлык интернатлар да ябылачак, дип билгеләп үтелде.
Башкортстанда социаль учреждение хезмәткәрләре карантин шартларында эшләре өчен өстәмә акча алачак. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Без медиклар өчен безнең төбәк өстәмәләре турында карар кабул иттек инде. Хәзер мин өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар хезмәткәрләренең хәлен күзәтүне сорыйм. Миңа калса, кеше гомерен куркыныч астына куеп эшли икән, ул өстәмә акча алырга тиеш", - дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы һәм бу эшне беренче вице-премьер Андрей Назаровка йөкләтте.
Aото: gorobzor