+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 апрель 2020, 11:40

Башкортстанда таләпләр катгыйлана

20 апрельдән Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы катгыйландырылачак. Димәк, тикшерүләр артачак, кагыйдә бозучыларга штрафлар салыначак.

20 апрельдән Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы катгыйландырылачак. Димәк, тикшерүләр артачак, кагыйдә бозучыларга штрафлар салыначак.

Кеше үзизоляция режимын бозган очракта нәрсә булачак:

1. Кисәтү яки административ штраф. Аның күләме:

- гражданнарга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган;

- вазыйфа биләүче затларга - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр;

- юридик берәмлек оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручыларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр;

- юридик затларга - 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.

2. Штраф буенча карар район суды тарафыннан кабул ителәчәк.

3. Әгәр граждан әлеге маддә буенча кабат административ җаваплылыкка тартылган булса, аның корал сатып алу һәм (яки) рөхсәт алу өчен лицензиясен гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.

Исегезгә төшерәбез, 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр балалар урамга кибеткә, даруханәләргә, йорт хайваннарын урамда йөртү яки чүп чыгару өчен генә чыга ала. Кагыйдә бозган өчен ата-аналарга штраф салыначак.

Моннан тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк затлар җәмәгать урыннарында 18.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр булырга тиеш түгел.
Читайте нас