Аның кемне үтерергә теләвен белгәч, күпләр хәйран кала.
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче хатынны сигез елга колониягә озатачаклар. Ул заказ белән улын үтертергә теләүдә гаепләнә.
Суд билгеләгәнчә, 2018 елның сентябрендә хатын, улы фотосурәтен күрсәтеп, танышына мөрәҗәгать итә. Улын үтерүне оештырачак кешегә 75 мең сум вәгъдә итә. Шул ук вакытта, бу наркотиклардан агуланып үлгән кебек булырга тиеш дип, шарт куйган.
Хатын мөрәҗәгать иткән кеше шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итә. Тик тикшерү барышында да, суд утырышында да хатын үз гаебен танымаган.