“Инцидент” системасы юллардагы җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә
Шушы тирәдә яшәүче автомобильчеләр озак вакыт бу куркыныч участокны урап узган. Ә менә каяндыр килүче водительләр һәрвакытта да юлдан чыгып торган люк капкачын күрмәгән. Нәтиҗә буларак — моннан турыдан-туры автосервиска юлланганнар.
Проблема берничә ай хәл ителмәгән. Уфадагы Красноводская урамының 7нче йортында яшәүчеләрнең берсе аның турында социаль челтәрдә язгач кына боз урыныннан кузгалган. Комментарийны ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бер посты астында калдыра.
“Инцидент-менеджмент” системасы, Красноводская урамында люк капкачы чыгып тора иде, бу автомобильчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудырды, дигән мөрәҗәгатьне теркәде.
Шуңа күрә Совет районы хакимияте хезмәткәрләре тиз арада люк милекчесе белән элемтәгә керде”, — дип белдерде Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы Социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Таһир Шәрәфетдинов.
Проблеманы хәл итү идарәче оешмага йөкләтелә. Җитешсезлекләр икенче көнне үк бетерелә. Мөрәҗәгать итүче фото белән расланган җавап алган.
Тәүдә кемгә караучы кое икәнлеген ачыклаганнар. Ул Уфа инженерлык челтәрләренеке булып чыккан. Икенче көнне үк алар бригада җибәреп, люкны төзәткән. Ул аскарак төшерелгән һәм як-якларына бетон түшәлгән. Хәзер люкның өсте тип-тигез һәм беркемгә дә хәвеф тудырмый.
Бу очракта проблема социаль челтәргә мөрәҗәгать иткәннән соң гына хәл ителде. Уфаның торак хуҗалыгы вәкиле белдерүенчә, проблемалар туганда халык турыдан-туры идарәче компаниягә дә шалтырата ала.
“Стәрлетамакның Суханов урамының бер өлешендә былтыр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында юлның җәяүлеләр кисеп чыга торган урынын күчерделәр, светофор куйдылар. Ләкин шушы урынга килү урынын ремонтламадылар. Көзге яңгырлар чорында бу урында юлны кисеп чыгу проблемага әйләнде. Шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп карадык, җавап булмады. Быел яз хәл тагын да катлауланды. Шулай эшне ярты юлда ташлап киттеләр. Бу хәл кайчан хәл ителер икән?” — дип яза шушы шәһәрдән Алина Рәхимова.
Бу хатны да “Инцидент” системасы эләктерә.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликовтан килгән җавапта Суханов урамында җәяүлеләр кичүенә килү урынына комташ түшәлүе турында әйтелә. Өченче кварталда бу урынга асфальт салыначак.