+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 апрель 2020, 17:55

Радий Хәбиров Президентка коронавируска каршы күрелгән чаралар турында җиткерде

Бүген Владимир Путин видеоконференция төрендә киңәшмә үткәрде.

Бүген Владимир Путин видеоконференция төрендә киңәшмә үткәрде.

Анда Русия төбәкләрендә медицина учреждениеләрен төзү һәм яңадан профильләштерү барышы каралды.
“Безгә бөтен ил буенча эре шәһәрләрдә генә түгел, ә һәр төбәктә һәм территориядә һәр кешенең гомере өчен көрәшү, авыруга юлыккан кешеләргә ярдәм итү өчен “йөз процент” әзерлек булуы мөһим", — диде Путин, киңәшмәне ачып.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт башлыгына коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору өчен республикада нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итте.
"28 апрельгә без 2690 койка җәелдерергә тиеш, аларның 60 процентын кислород һәм 30 процентын ИВЛ аппаратлары тәэмин итәчәк. 10 майга кадәр 550 ИВЛ аппараты алырга ниятлибез. Шулай ук 16 мең квадрат метр мәйданлы вакытлы клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзү турында карар кабул иттек", - диде төбәк Башлыгы, төзелеш мәйданыннан элемтәгә чыгып.
Радий Хәбиров яңа дәваханәдә 100 палата булачагын сөйләде, аларның 82се аерым бокслар рәвешендә һәм 18 реанимация, 172 ИВЛ аппараты, 100 процент кислород белән тәэмин ителәчәк. Дәваханә 450 пациентка кадәр кабул итә алачак. Үзәктә шулай ук диагностика, дезинфекция бүлекләре, лаборатория, даруханә һәм үзәк-стерильләштерү бүлеге дә булачак. Төзүчеләр объектны 25 майга тапшырырга планлаштыралар. Дәваханәнең барлык төп конструкцияләре республика җитештерүчеләре тарафыннан җитештерелә. Бу төзелеш бәясен киметергә һәм югары темпларны саклап калырга мөмкинлек бирә.
Радий Хәбиров Русия Президентына һәм федераль штабка икътисадка, бизнеска һәм халыкка ярдәм итү өчен күрелгән чаралар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Владимир Путин республикага өстәмә ярдәм кирәк түгелме, дип сорады. Башкортстан Башлыгы ил Президентыннан республикада карантинга ябылган социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләү билгеләү мөмкинлеген карауны сорады.
“Без республика бюджеты исәбенә социаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен үз өстәмәләребезне билгеләячәкбез, алар бездә ике дистәдән артык. Аларның хезмәте, безнең медикларныкы кебек үк, җаваплы һәм куркыныч. Һәм бу хезмәткәрләргә федераль өстәмә түләүләр билгеләү мөмкинлеген карауны сорар идек”, — диде Башкортстан Башлыгы.
Владимир Путин бу тәкъдим турында уйларга вәгъдә бирде.
Президент шулай ук эпидемия таралуга бәйле хәвефләрнең элеккечә үк бик югары булуын билгеләп үтте. Пик узмаган, авырулар саны Мәскәүдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә арта.
Радий Хәбиров киңәшмә башланганчы яңа дәваханә һәм медицина персоналы өчен тулай торак төзелеше барышын карады. Билгеле булуынча, яңа медицина учреждениесе төзелеше март ахырында башланды. Ул бюджетка 1,8 миллиард сумга төшәчәк. Шуның 971 миллион сумы - төзелеш-монтаж эшләренә, 826 миллион сумы үзәкне медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә тотылачак.
Читайте нас